Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Мәлемдә хәрбиләргә ярдәм итү буенча киң колачлы эш бара

Югары Мәлемдә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итү буенча киңкырлы эш бара. Хатын-кызлар мәдәният йортына җыелышып маскировка челтәрләре үрәләр, җылы йон оекбашлар бәйлиләр, эчке киемнәр тегәләр, токмач кисеп әзерлиләр.

 Мәдәният йортының “Ветеран” клубына йөрүче хатын-кызлар аеруча актив бу эштә.

- Бар авыл халкы барлык егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуын тели. Ә бу эшләрне без чын күңелдән башкарабыз, аз булса да егетләребезгә ярдәм итә алсак иде дип телибез.  Бөтен теләгебез –  бу үргән челтәрләребез балаларыбызга исән калырга ярдәм итсен иде. Үз аякларында исән-сау кайтсыннар, гаиләләре, әти-әниләре, якыннары сөенеп каршы алсыннар иде, - ди теләкләр тели хәрбиләргә Югары Мәлем апалары.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев