Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Мәлемдә укытучылар гаиләсе илебез киләчәге өчен тавыш бирде

Югары Мәлем сайлау участогына ирле-хатынлы укытучылар Ландыш белән Илназ Насыйровлар уллары Азамат белән килделәр.

1466нчы сайлау участогы Югары Мәлем авылы мәдәният йортында урнашкан.

-Сайлаулар гимн белән башланып китте. Безнең участокта 271 сайлаучы исәпләнә, биш кызыбыз беренче мәртәбә сайлауларда катнаша. Иң беренче сайлаучы педагогик хезмәт ветераны Әлфия Абзалова булды. Аннан гаиләләре белән Зилә белән Олег Максимовлар килеп үз тавышларын бирделәр. Иртәнге якта иң активлар агрофирма эшчеләре һәм укытучылар булды, — ди сайлау участогы рәисе Рузилә Фәсхетдинова.

Югары Мәлем сайлау участогына ирле-хатынлы укытучылар Ландыш белән Илназ Насыйровлар уллары Азамат белән килделәр.

Илназ Илсурович — Зәйнең 1нче мәктәбе директоры, ә Ландыш Фәритовна Югары Мәлем мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.

— Сайлар өчен өч көн вакыт бирелсә дә, без бүген үк үз бурычыбызны үтәп куярга булдык. Ил язмышы өчен тавыш бирү хокукына ия булуыбызга бик шатбыз. Улыбыз Азамат та безнең белән бергә килде. Тиздән ул да балигълык яшенә җитеп, үз тавышын бирә алачак. Шуңа күрә бүгеннән үк әлеге вакыйганың никадәр зур әһәмияткә ия булуын тоеп үссен, — диде ирле-хатынлы Насыйровлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев