Югары Мәлемдә трактор арбасындагы печәнгә ут капкан
5 июльдә 14 сәгать 36 минутта 88нче янгын сүндерү частенә Югары Мәлем авылында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.
Биредә трактор арбасындагы печәнгә ут капкан булып чыга.
«Ут транспорт чарасының системалары, механизмнары төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан», — дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев