Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Мәлемдә “Шомбай” театрына йөрүче балаларны Кыш бабай өйләренә барып котлады

Балалар гына түгел, аларның әти-әниләренең дә Яңа ел рухы бүләк иткән мондый котлаулардан күңелләре күтәрелде.

Югары Мәлем авылы мәдәният йортында күп еллар «Шомбай» балалар театры эшләп килә. Аның җитәкчесе — Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин. Әлеге театрга йөрүче малай-кызлар театр сәнгате үзенчәлекләрен үзләштерү аша сөйләм телен һәм театральләшкән тамашаларны сәхнәләштереп артистлык сәләтен үстерәләр. Алар республикакүләмендә, районда узучы төрле конкурс-бәйгеләрдә үзләрен сыныйлар һәм уңышлары да күп.

Кичә “Шомбай” театрына йөрүче балаларны Кыш бабай өйләренә барып, Яңа ел белән котлады, күчтәнәчләр тапшырды. Ә Кыш бабай аларның яраткан сәнгать җитәкчеләре - Фикрәт абыйлары иде. Күңелдә бит барыбызның да хыяллану, Яңа елдан могҗиза көтү бар. Һәр кешенең күңелендә Кыш бабайга ышану яши. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләренең дә Яңа ел рухы бүләк иткән мондый котлаулардан күңелләре күтәрелде.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев