Югары Мәлем укучылары әфганчы егете каберенә чәчәкләр салдылар
Югары Мәлем мәктәбе коллективы Поручик авылы зиратында әфган сугышында һәлак булган авылдашлары Петр Осипов, махсус хәрби операция барышында безнең азатлыгыбыз һәм якты киләчәгебез өчен башларын салган Дмитрий Милочкин, Сергей Горячев, Евгений Галишев каберләрен зиарат кылдылар.
Узган атнада Югары Мәлем мәктәбе укучылары һәм укытучылары шушы мәктәптә белем алган әфганчы Петр Осиповның каберенә барып, чәчәкләр салдылар.

Петр Осипов 1965 елның 3 мартында Керәшен Мәлеме авылында туган. 1983 елның 13 октябрендә Казан хәрби комиссариаты тарафыннан армия хезмәтенә чакырылган. Хәрби бурычын Әфганстан җирендә үтәгән. Десант-штурм ротасы составында хәрби операцияләрдә катнашкан. Бәрелешләрнең берсенә Петр каты яралана. Алган яраларыннан 1984 елның 22 августында хәрби госпитальдә һәлак була. “Батырлык өчен” медале, ә һәлак булганнан соң, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Быел аның батырларча һәлак булганына 40 ел тулды. Батыр егетне авылдашлары онытмый. Күптән түгел Югары Мәлем мәктәбендә Петр Осиповны искә алу чарасы узды. Ә узган шимбәдә мәктәп укучылары Петр абыйлары каберенә бардылар. Батыр егет Поручик авылы зиратында җирләнгән. Укучылар һәм укытучылар Петр Викторовичны бер минут тынлык белән искә алып, каберенә чәчәкләр салдылар.

Поручик авылы зиратында махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашларыбыз да җирләнгән. Мәлемнән килүчеләр безнең азатлыгыбыз һәм якты киләчәгебез өчен башларын салган Дмитрий Милочкин, Сергей Горячев, Евгений Галишев каберләрен дә зиарат кылып, чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев