Югары Мәлем мәктәбе яшьармиячеләре көчле рухлы егет янында булды
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнсә дә, алар көчле рухлы, максатчан булулары, тормышны яратулары һәм төшенкелеккә бирелмәүләре белән сокландыралар.
Югары Мәлем авылында яшәүче Алмаз Яхинны безнең газета укучыларыбыз яхшы белә. Алмаз юл һәлакәтенә очрап, инвалид коляскасына калса да, күңел төшенкелегенә бирелмичә, үзен төрле өлкәләрдә сынап, иҗат итеп яши. Интернет челтәрендә Алмаз үз иҗат төркемен дә булдырган. “Тормыш - ул минем иҗатым” төркемендә язылучылары бик күп аның. Әлеге төркемдә ул шигърият дөньясын сөючеләрне берләштерә. Ул язмыш сынауларына бирешмичә, үзен төрле өлкәләрдә сынап карый, видеоязмалар, котлаулар ясап авылдашларын, якыннарын сөендерә. Шулай ук Алмаз шигырьләр укырга да ярата. Әле тагын Алмаз шигырьләр дә яза башлаган.
Бүген Алмаз янында Югары Мәлем мәктәбенең яшьармиячеләре булды. Алмаз абыйлары алар өчен мастер-класс үткәрде. Ул укучыларга ноутбукта яңа программалар ярдәмендә котлау видеолары ясарга өйрәтте.
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Ландыш Насыйрова, укучылар Алмазга матур шигырьләрен бүләк иттеләр, аларны махсус аппарат ярдәмендә видеога яздырдылар.
“Алмазның тырышлыгы һәм иҗади эшчәнлеге башкаларга да үрнәк булып тора. Нинди генә хәлләрдә калсаң да, мөмкинлекләр чикләнмәвен дәлилли, тормышка оптимизм белән карый ул. Мастер-класста катнашучылар Алмаз абыйларына бик рәхмәтле, чөнки ул үз тәҗрибәсен, иҗади алымнарын яшьармиячеләргә җиткерде һәм аларны яңа күнекмәләр белән таныштырды”, - ди Ландыш Насыйрова.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев