Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Мәлем мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә ул

Өлкәннәр көне якынлаша. Югары Мәлем мәдәният хезмәткәрләре авылда яшәүче шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп узучы өлкәннәр янында булып, аларның хәлләрен белешә. Бер күрешү үзе бер гомер бит.

Бүген тагын бер пенсионерыбызның хәлен белдек, сезне дә аның белән таныштырасыбыз килә, аның турында бик озак итеп сөйләп булыр иде дә... Кыскасы шушы. 

20 яшендә Мәлем авылына килен булып төшкән яшь кыз, шушы авылда гаилә кора, гомер итә, хезмәт куя. Авылны да үз итә, авыл кешеләре өчен дә "безнең Тәслимә«гә әйләнә. Тыныч кына яши белми, һәрвакыт барлык эшләрнең үзәгендә кайный, үзе дә нидер оештыра, безнең авылның мәдәниятен үстерүгә, балалар тәрбияләүгә зур өлеш керткән шәхес тә әле ул безнең Тәслимә. 

Китапханә системасында зур хөрмәткә лаек алдынгы хезмәткәр була, район, республика, төбәкара бәйгеләрдә катнашып, күп җиңүләргә ирешә. Педагог булып эшләгән чорда да үзен яхшы остаз итеп күрсәтә. Ул белем биргән балалар хәзер дә остазларын зур рәхмәт белән искә алалар. 

Тәслимә Солтанова тынгысыз җанлы җаваплы хезмәткәр булды, китап белән эшләргә, балалар белән әкиятләр сәхнәләштерергә, үзешчән сәнгатьтә катнашырга, бәйрәмнәр алып барырга, «Ахирәт» клубы әгъзалары белән төрледән-төрле чаралар үткәрергә вакыт тапты. Һәр оештырган яки үзе катнашкан эшкә бик җаваплы карап, бар күңелен, бар барлыгын салып эшләүче кеше ул. Ихлас, киң күңелле, ярдәмчел, ышанычлы дус та. 

Бүген лаеклы ялда булса да, тыныч кына ята алмый безнең Тәслимәбез, актив тормыш алып бара: мәдәният йортының талантлы үзешчәне, үзе оештырган «Ахирәт» клубының актив әгъзасы, дини чаралар уздыруда Айратның уң кулы, волонтёр, яхшы хуҗабикә. Ире Айрат белән менә дигән ике кыз үстереп, аларга күркәм матур тәрбия биреп, биш оныкка куанып гомер иткән көннәре. 

Тәслимә Рәүфовна, сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрвакыт шундый булып калыгыз, тәнегез сихәт булсын, балаларыгыз сөендереп торсын, һәр көн куанычлар китерсен! 

Миләүшә Хәйруллина, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев