Югары Мәлем мәдәният йорты хезмәткәрләре күрше авыл халкын да капка төбендә утырырга чакырган
Югары Мәлем мәдәният йорты хезмәткәрләре «Капка төбендә җәйге кичләр» проектын дәвам итеп күрше авылга чыккан.
Фото авыл мәдәният йортыннан
Чираттагы капка төбендә утырулар Керәшен Мәлемендә узган.
«Хәзер авыл кичләре тынып калды, безнең исә моның белән килешәсебез килмәде, авылны яңадан шул чакларга кайтарасыбыз, халкыбызның әлеге матур традициясен яңартасыбыз килде. Гармун моңнары астында яшьлекләрен искә алып, яраткан җырларыбызны җырлап, авылда булган кызык хәлләрне искә төшереп, аралашып күңелле ял иттек», — ди Югары Мәлем авыл мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.
Әлеге матур башлангычны Керәшен Мәлемендә яшәүчеләр хуплап күтәреп алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев