Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Мәлем апалары хәрбиләр өчен маскировка челтәре үрү эшен дәвам итә

Бу көннәрдә алар 20нче сетканы үреп бетерделәр.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан

Югары Мәлем авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итү өчен маскировкалау челтәрләре үрү эшеннән кызу җәйдә дә туктамый. Мондый вакытта читтә калып, кул кушырып утырып булмый, без алгы сызыкта булган ир-егетләребезгә ярдәм итү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тиеш, ди алар.

Әлеге эшне мәктәптә укытучы Гүзәлия Батькова оештырган иде, хәзер челтәр үрүчеләр авыл мәдәният йортына җыела. Клубка йөрү авыл халкы өчен уңайлырак.

— Гөлүсә Сибгатуллина, Нәсимә Шиһапова, Тәслимә Солтанова, Зөлфирә Гибадуллина, Зөбәрҗәт Шиһапова бу эштә бик активлар. Авылыбыз абыстае, өлкән кешесе Нурсинә Хафизова да маскировка челтәре үрергә йөри. Бу эшкә мәчеткә йөрүчеләрне дә тартты ул. Эшне оештырганда челтәр үрергә йөрүчеләр булырмы дип куркыбрак та калган идем. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Рәхмәт аларга. Безнең маскировка челтәрләре яхшы ышык булсын һәм ир-егетләребезне дошман күзеннән яшtрсен дип телибез, — ди Гүзәлия Батькова.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан

Гүзәлия Зөфәровна челтәр үрү өчен сеткаларны Зәйдәге волонтерлардан үзе барып ала, үргәннәрен илтеп бирә. Ә челтәр үрергә йөрүче хатын-кызлар эшләү уңайлырак булсын өчен материалларны өйләренә алып кайтып кисеп килә икән. Каникулларга кадәр укучылар да йөргән булган.

— Фронтта маскировкалау челтәрләренең егетләрнең тормышын саклап калырга ярдәм итүен барыбыз да аңлый. Егетләребезгә бик тә ярдәм итәсе килә. Аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Яшьләр дә бу эшкә тартылсын иде, — ди челтәр үрүче хатын-кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев