Югары Мәлем апалары Яңа ел хатирәләрен яңарттылар
Югары Мәлем авылы мәдәният йортының «Ветеран» клубына йөрүчеләр апалар балачакларындагы, яшьлекләрендәге Яңа елларны искә төшерделәр.
Яңа ел якынлашкан саен күңелне еракта, балачактан калган әллә нинди җанга якын, рәхәт, жылы, якты хатирәләр биләп ала.
«Яңа елны һәр кеше көтеп ала һәм үзенчә каршылый. Иске ел тарих битләренә уела. Яңа ел якынлашуын иң элек балалар сизә. Чөнки бала күңеле самими, эчкерсез. Ә менә зурларны тормыш мәшәкате баскан. Балалар булмаса, өлкәннәр Яңа ел килгәнен сизмәсләр дә иде. Яңа ел алдыннан зурларга да бала акылы керә, ниндидер могҗиза булыр кебек. Могҗиза булып тормышлар яхшырыр, сәламәтлек ныгыр кебек тоела башлый. Кешеләрнең бер-берсенә игътибары арта, йөзләрендә елмаю барлыкка килә, күңелләр нурлана һәм хатирәләр яңара. Бу көннәрдә һәркем үзенең балачагын һәм балачактагы Яңа елларын сагына. Ә ул хатирәләр шундый якын, яңа гына булган кебек. «Ветеран» клубы әгъзалары белән шул турыда хатирәләр яңарттык», — ди мәдәният хезмәткәрләре.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев