Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Багражда торгызылучы Изге Троица чиркәве нигезенә капсула салынды

13 майда шәһәр-районыбызның православие динендәгеләре өчен зур вакыйга булды: Югары Баграж авылында торгызылучы Изге Троица чиркәве нигезенә капсула салынды.

Тантаналы чарада Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий, Зәй округы благочинные, иерей Родион Садыков, Лениногорск округы благочинные, иерей Константин Петряев, район дин әһелләре, Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Югары Баграж авылы халкы катнашты.

Капсуланы владыка Мефодий изгеләндерде һәм чиркәү фундаментына салды. Ул  чарада катнашучыларны тарихи вакыйга белән котлады.

Югары Баграж авылындагы Изге Троица чиркәве 1887 елда хәйрияче, сәүдәгәр Иван Стахеев акчасына төзелгән. Совет хакимияте вакытында чиркәү ябыла һәм авыл клубы буларак кулланыла, алтарь өлешендә сәхнә була. 2025 елның августында владыка Мефодий чиркәү өчен иконаларны һәм чаңнарны изгеләндерде. 

Хәзерге вакытта чиркәүдә бизәкләү-реставрация эшләре төгәлләнү алдында һәм бөек изгеләндерү йоласына әзерлек бара.

Фотолар Әлмәт епархиясеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев