Югары Багражда Россия Конституциясе көне уңаеннан чара узды
12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә.
Россиянең Төп законы моннан 30 ел элек - 1993 елда кабул ителде. Конституция көне Россиядәге иң мөһим даталарның берсе булып санала. Әлеге датага багышлап Югары Баграж мәдәният йортында “Россия дәүләте законы” дип аталган интерактив чара узды.
Чара берничә этапка бүленде: Конституция символлары, Дәүләт төзелеше, Конституция тарихы, хокуклар һәм бурычлар.
Китапханәче Людмила Емельянова чарада катнашучыларны Конституция төшенчәсе, тарихы, хокуклар һәм бурычлар белән таныштырды.
Фото авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев