Югары Баграж мәктәбен 50 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашты
26 августта Югары Баграж мәктәбен 1973 елда тәмамлаган сыйныфташлар очрашты.
Биш дистә ел узмаган да кебек, чәчләр чаларган булса да, алар һаман да шаян күңелле, тормыш мәшәкатьләрен бер читкә куеп, ул көнне мәктәп хатирәләренә чумдылар, балачакка кайттылар, яшьлекне искә төшерделәр, укыткан укытучыларны хөрмәт белән искә алдылар. Ә очрашуны Николай Кириллов оештырды. Барча классташларын очрашуга җыю өчен ул күп көч куйды. Аларны газета, радиога белдерүләр биреп, эзләде һәм очраштырды.
Очрашу тантанасы үтеп китте. Яхшы хатирәләр, якты истәлекләр, сагынганда карарга фотолар калды. Сабакташлар үзләрен яшәреп киткәндәй тойгандыр. Чыннан да, бер күрешү – бер гомер бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев