Җитәкчеләр – җирлекләрдә
Зәй районында район җитәкчеләренең авыл җирлекләренә чыгып халык белән очрашулары дәвам итә.
21 гыйнварда Кадер авылы мәдәният йортында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашында халык җыены үтте. Очрашуда шулай ук район Советы, башкарма комитеты җитәкчеләре, белгечләр, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде: районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары; Кадер авыл җирлегенең 2025 елга социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары; авыл халкына дәүләт ярдәме программалары.
2025 елда Кадер авыл җирлегендә үзара салым буенча башкарылган эшләр шактый. Кадер, Әхмәт, Федот һәм Туңылҗа торак пунктларында юллар төзекләндерелгән (вак таш түшәлде). Киселевка авылы зиратын койма белән әйләндереп алу өчен металл баганалар, төзелеш материаллары алынган.
Муниципаль программалар буенча Кадер авылында Болын урамы буенча һәм Туңылҗа авылында Үзәк урамнарына вак таш-ком катнашмасы салынган.
Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Актив гражданлык позицияләре һәм махсус хәрби операция барышында хәрбиләргә ярдәм күрсәтүдә актив катнашканнары өчен Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына Фәнзилә Боярова һәм Резидә Абрамова лаек булдылар. Ә Кадер авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән авылның һәм төбәкнең мәдәни тормышында актив катнашканнары өчен Хамматовлар гаиләсе бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев