Исламия — «Яз гүзәле»
Имәнлебаш авылы кызы Исламия Гәрәева «Яз гүзәле» республика бәйгесенең суперфиналында катнашып, «Иң сөйкемле кыз» номинациясендә җиңүче булды.
«Яз гүзәле» бәйгесе югары уку йортларында укучы кызлар арасында оештырыла. Конкурс Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Идел» яшьләр үзәге, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республи-касында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла.
Бәйгенең беренче турында онлайн форматта кызлар үзләре белән таныштырганнар, сәләтләрен күрсәткәннәр.
Финалга Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарыннан 30 кыз чыккан. Алар атна дәвамында төрле мастер-классларда катнашканнар, финалга әзерләнгәннәр. 10 кыз суперфиналга узган.
Бәйге яшьләрдә татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә хөрмәтле мөнәсәбәт тәр-бияләү, татар телен саклау һәм популярлаштыруга, шулай ук яшьләрдә гаилә кыйммәтләрен, актив тормыш позициясе, патриотизмны, рухи һәм физик камиллеккә омтылуны формалашты-руга юнәлдерелгән.
«Исламия — авылыбызның бик актив кызы. Кечкенәдән биергә, җырларга, шигырь сөйләргә яра-та иде. Бүген ул Казан дәүләт энергетика университетында белем ала. Без Исламиягә алга таба да уңышлар телибез», — ди мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев