Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске Зәйдә гаиләләр өчен кызыклы чара узды

1 июньдә Зәй елгасы буенда Гаилә елы һәм Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Балачак дөньясы» дип аталган күңел ачу-уен программасы оештырылды.

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре бәйрәмгә Андриановлар, Пукаевлар, Габдрахмановлар гаиләләрен чакырган иде.

“Гаилә парлары балалар белән бергә үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен һәм хәрәкәт координациясен тикшерделәр.  “Челән”, “Балык тоту”, “сүзне тап”, “Ваҗык телефон” “Әкият” конкурсларында катнаштылар”, - ди музейның кече фәнни хезмәткәре Татьяна Кузнецова.

  Чара ахырында барлык гаиләләргә бүләкләр тапшырылды.

Фотолар музейдан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев