Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Искезәйлеләр ярты ел эчендә йөзенче маскировка челтәрен үрделәр

Иске Зәй яшьләр үзәгендә эш кайный - бер төркем активист хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрәләр.

Бу хатын-кызлар – Иркә, Роза, Люция, Лидия, Галина, Римма, ике Люция, Наталья, ике Анна, Рәсимә, Светлана маскировкалау челтәрләре үрә башлауның беренче көненнән бирегә йөри. Аларның ничек тә хәрбиләргә ярдәм итәсе килә.

Маскировка челтәрләренә махсус хәрби операция зонасында, чыннан да, ихтыяҗ зур. Моны хәрби егетләр үзләре үк дәлилли. Ялга кайтучы егетләр маскировка челтәрләре үрүчеләр янына махсус килеп, рәхмәтләрен җиткерәләр.

– Безнең активистларыбыз игелекле җаннар, могҗиза тудыручылар, оста куллылар... Кыскасы, олы йөрәкле кешеләр. Көн саен, хәтта бәйрәмнәрдә дә, яшьләр үзәгенә килеп, барлык тырышлыкларын эшкә салалар. Заказлар ашыгыч булганда иртәнге сәгать 5тән кичке 9га кадәр челтәр үрәләр, - ди “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Светлана Долгова.

Шулай да борчулары бар: челтәр үрергә йөрүчеләр азайган.

"Хәзер бакча эшләре башланды. Аңларга була, яз кышны туйдыра. Әмма егетләребез бездән ярдәм көтә. Һәр җибәргән кирәк-ярак өчен рәхмәтләрен җиткерәләр, маскировка челтәрләре сорыйлар," - ди челтәр үрүче активистлар.

Маскировкалау челтәрләрен үрү өчен материаллар, челтәр белән бу эшнең Зәйдә башында торучы Елена Хисаметдинова тәэмин итә. Материал өчен халыктан акча җыела. Челтәрләрнең кырые өчен аерым материал кирәк, аның өчен хатын-кызлар футболкаларны кирәкле төскә манып эшлиләр. Шулай ук Иске Зәй бистәсендә яшәүче Ирина ханым госпитальләр өчен ирләр трусиклары тегә икән.

Илебез язмышына, хәрбиләребез тормышы-көнкүреше өчен битараф булмаган зәйлеләрнең кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы – зур сөенеч. Маскировка челтәрләре кемнең дә булса гомерен саклап кала икән – икеләтә куаныч. Райондашларга бу изге эшләрендә уңышлар телибез.

Фотолар “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсеннән 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев