Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Искетәкмәклеләр хәрби зонага җибәрү өчен 800дән артык окоп шәме ясаган

Иске Тәкмәктә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча актив эш бара.

Авылда еш «Окоп шәме» акциясе үткәрелә. 

-Без мәдәният йортына җыелып хәрбиләр өчен блиндаж шәмнәрен ясыйбыз. Мондый шәм, 15-30 минутка җитә торган газ баллоныннан аермалы буларак, 4 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр яна. Шәмнәр белән блиндажны җылытырга, әйберләрне киптерергә һәм кыр шартларында ашарга әзерләргә мөмкин. Шәм ясау өчен парафинны авылдашлардан җыелган акчага сатып алабыз, — ди китапханәче Валентина Киселева.

Искетәкмәклеләр махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен 800дән артык окоп шәме ясаганнар инде. 

«Бу патриотик эштә актив катнашучыларның, акчалата һәм шәмнәр ясауда ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт», — ди Валентина ханым. 

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев