Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Искепәлчикәүлеләр авыл көнен бәйрәм итте

5 июльдә Иске Пәлчикәүдә «Кече авыл көне» уздырылды.

Бүгенге көндә Кече Пәлчикәүдә 50 кеше яши. Ул Югары Шепкә авыл җирлегенә карый.

Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева ачып, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, рәхәтләнеп күңел ачуларын теләде.

Иске Пәлчикәүнең үрнәк, тырыш гаиләләрен чара барышында котладылар. 40 һәм 45 елдан артык матур тормыш кичерүче Агаповлар һәм Морозовлар гаиләләре, авылның иң өлкән кешесе Вера Спиридонова һәм Валентина Морозовага бүләкләр тапшырылды.

«Район мәдәният йорты һәм автоклуб артистлары үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Көн эссе булуга карамастан, авыл халкы бәйрәмдә актив катнашты. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте», — ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.

Фотолар район мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев