Иске Зәйнең үзидарә рәисләре Әфган сугышы ветеранында кунакта булдылар
Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне уңаеннан «Мәктәп» һәм «Маяк» территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре Чкалов урамында яшәүче Шалапаевлар гаиләсендә булдылар.
Николай Шалапаев — әфган сугышы ветраны. Ул — Урта Баграж авылы егете. Бүгенге көндә Иске Зәйдә яшиләр. Оныкларга бай ул: бәхетле бабайның 11 оныгы бар.
Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне уңаеннан «Мәктәп» һәм «Маяк» территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре Чкалов урамында яшәүче Шалапаевлар гаиләсендә булдылар.
-Николайга VI класстан укуын Тукай районының Борды авылында дәвам итәргә туры килгән. Биредә аның әбисе яшәгән һәм бер кулсыз әбисенә булышыр өчен ул аның янына күчкән. Армиягә дә 1982 елда Тукай районы хәрби комиссариаты аша чакырыла. Әфганстанның Шинданд шәһәрендә 650нчы разведка батальонында машина йөртүче-санинструктор булып хәрби хезмәтен үтә. Курск, Львов һәм Советлар Союзының башка шәһәрләрендәге хезмәттәшләре белән күп еллар элемтәдә торалар. Махсус хәрби операция башлану ветеранда әфган хатирәләрен тагын яңарта. Моңа Ватаныбыз сагына баскан, узган атнада гына махсус хәрби операциядә катнашырга үз теләге белән киткән кияве өчен борчылу да өстәлә, — ди «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзиадрәсе рәисе Светлана Долгова.
Николай Алексеевичның армия альбомында бик күп фотографияләр саклана. Ул альбомны еш кулына алып, сугышчан иптәшләрен, Әфганстанда үткән хезмәтен искә ала. Тормыш иптәше Светлана белән алар икенче никахта бәхет табалар. Җитез Светлана белән тыныч холыклы Николай бер-берсен гармонияле рәвештә тулыландыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев