Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске Зәйнең ТИҮ рәисләре Бөек Ватан сугышы ветераны янында булдылар

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан һәм «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Иске Зәйнең «Мәктәп» һәм «Продвижение» территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре «Без синең белән горурланабыз, ветеран» дигән акция үткәрделәр.

«Без Зәебезнең хөрмәтле кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева белән очраштык. Элек ул безнең Иске Зәйдә Ларионов урамында яшәгән, хәзер дә биредә аның йорты сакланган», — ди үзидарә рәисләре Светлана Долгова белән Олеся Пукаева.

Анна Ивановна 1923 елның 15 февралендә Зәй шәһәрендә туган. 1942 елның июленнән 1945 елның сентябренә кадәр Беренче Белоруссия фронтының 61нче армиясенең 473нче күчмә-кыр хирургия госпитале составында фашистларга каршы көрәшә. Медицина хезмәтенең кече сержанты Анна Ивановна Мәскәүдән Берлинга кадәр сугышчан юл үтә. Батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Хәрби казанышлары өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Демобилизациядән соң, 40 ел Зәй район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли.

Анна Ивановна, олы яшьтә булуына карамастан, үзенә килгән кунакларны ачык йөз белән каршы ала. Ул кунакларга тәрәзә төбендә үсүче чәчәкләрен күрсәтеп, аларны ничек карарга кирәклеге турында сөйләде.

Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре хөрмәтле ветеранга очрашу истәлеге итеп бүләкләр дә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев