Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Зәйнең ТИҮ рәисләре бистә зиратында өмә үткәрде

Зират — изге урын. Анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары күмелгән. Мәңгелек йортыбызны чистартып, тәртипкә китереп тору — һәрберебезнең изге бурычы.

Май бәйрәмнәрендә зиратларда өмәләр уздыру күркәм традициягә әйләнде. Әмма кышка кергәндә дә зиратларны чистартып калдыру мөһим. Иске Зәйнең «Мәктәп», «Продвижение», «Маяк», «МТС» территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре узган шимбәдә бистә зиратында өмә үткәрделәр. Аларга бистәдә яшәүче Николай Ямашев, балалар да кушылды.

«Бу көн Покрау алды шимбәсе — үлеләрне искә алу көненә дә туры килде. Зиратта өмә үткәргәннән соң, часовняга кереп, үлгәннәрне искә алып шәмнәр куйдык. Бу көннең тарихы белән балаларны да таныштырдык», — ди үзидарә рәисләре.

15 октябрьдә «Продвижение» һәм «Мәктәп» территориаль үзидарәләре рәисләре Олеся Пукаева белән Светлана Долгова бистәнең Орджоникидзе белән Ломоносов урамнары чатында булган иске зиратта да өмә үткәрделәр.

Фотолар үзидарәләрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев