Иске Зәйнең «Продвижение» ТИҮ рәисе «Газетага язылу бүләк ит!» акциясендә катнашты
Ел да декабрь аенда узучы инвалидлар ункөнлеге кысаларында «Зәй-информ» оешмасы «Газетага язылу бүләк ит!» дип исемләнгән акция оештыра.
Аның кысаларында мәрхәмәтле затлар физик мөмкинлекләре чикле зәйлеләргә район басмалары — «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарына язылу бүләк итә. Әйтергә кирәк, мондый изге гамәл кылучылар шактый. Шуларның берсе — Иске Зәйнең «Продвижение» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Олеся Пукаева.
Олеся Владимировна үз территориясендә яшәүче һәр гаиләне күз уңында тота. Бәйрәмнәрдә күп балалы, үрнәк гаиләләрне, өлкән яшьтәге кешеләрне, уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әти-әниләрне, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын котлый. Бу көннәрдә Олеся тагын бер изге эш башкарды. Ул инвалидлар декадасы якынлашу уңаеннан Иске Зәйдә яшәүче Фәния Ханнановага 2025 елның беренче яртыеллыгына «Зәй офыклары» газетасына язылу бүләк итте.
Фәния Нәкыйповна озак еллар «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Ул кызына инвалид оныгын тәрбияләшергә ярдәм итә. Алар бергә яшиләр. Фәния апа шундый игелекле гамәле өчен Олесяга рәхмәтен белдерә.
Һәркайсыбыз игелекле гамәл кылып, газетаны аерым бер сәбәпләр аркасында яздырырга хәленнән килмәүчеләргә шатлык-сөенеч өсти ала. Акциядә катнашсагыз, сез кешеләргә шәһәр-район һәм республикада булган вакыйгалардан хәбәрдәр булырга ярдәм итәчәксез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев