Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске Зәйдә маскировка челтәрләре үрүчеләр эшчәнлекләренең бер еллыгы уңаеннан котлаулар кабул итте

5 декабрьдә Иске Зәйдә маскировка челтәрләре үрә башлауга бер ел тулды.

Ватан иминлеге сагында торучы улларын, хәрбиләрне кайгыртучы игелекле йөрәкле хатын-кызлар бу уңайдан бик күп котлаулар кабул итте. Маскировка челтәрләре үрүчеләрне район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлап, аларга Рәхмәт хаты тапшырды.

- Сезгә актив гражданлык позициягез, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән барлык яхшы ниятләрегезне тормышка ашыруда уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм җылылык телим! - дип теләгән район башлыгы.

Иске Зәйдә бу эшне оештыручы - “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова. Ел дәвамында Иске Зәй яшьләр үзәгенең “Макраме” клубына йөрүчеләр тарафыннан 231 маскировка челтәре үрелеп, махсус хәрби операция зонасына җибәрелде. Шулай ук 1100 эчке кием тегелде, токмач кисеп, чәкчәк, бавырсак пешереп, хәрбиләргә озатылды.

Маскировка челтәре үрүче апаларның һәркайсы хәрбиләребезне аналарча кайгырта. Бу көнне алар өчен бәйрәм оештырылды. Аниматор Алесия Андреева аларга күтәренке кәеф, чәчәк букеты бүләк итте. Рушат Шәфигуллин тәм-томнар белән сыйлады.

-Әгәр дә без үргән челтәрләр бер генә солдат тормышын саклап калса да, безнең бу эшкә юкка алынмавызны күрсәтә. Ә егетләрнең гомере безгә кадерле! Без аларны туган якта көтәбез! – ди челтәр үрүчеләр.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев