Иске Зәйдән Рәшит Йосыпов берничә дистә сорт виноград үстерә
Рәшит Йосыпов участогындагы виноград бакчасы үзенең төрлелеге белән гаҗәпләндерә.
Ул моннан 17 ел элек төрле сорт виноградлар үстерү белән мавыгып киткән. Җылы якларга гына хас әлеге культурадан хәйран зур уңыш ала. Унҗиде ел эчендә виноград ассортиментын 20 төргә кадәр арттырган, ләкин моның белән генә тукталырга уйламый.
Йосыповлар Иске Зәйнең иң матур урынында - Зәй елгасы буендагы калкулыкта яши. Моннан унсигез ел элек хатыны Зәмирә белән шунда күченеп килгәннәр. Өч бала – ике ул, бер кыз үстергәннәр. Хәзер инде балаларының үз гаиләләре. Җиде оныклары бар.
Балалары, оныклары әти-әниләренә алмагачлар, грушалар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр үсә торган бакчаны карарга булыша. Ә алты сутый җир виноград бакчасы өчен бүлеп бирелгән. Йосыповлар бакчасына керүгә тәлгәш-тәлгәш виноградлар рәте сине каршы ала.
-Без күченеп килгәндә, йорт тирәсендә буш кыр иде. Монда җир комлы, виноград үстерү өчен әйбәт. Ул елны җәй бик эссе килде. Дустым миңа сигез виноград куагы бирде, мин аларны участок буш булмасын өчен утыртып чыктым. Тора-бара виноградның башка сортларын үстереп карарга булдым. Виноград, таләпчән булмаса да, даими кайгыртуны таләп итә. Очларын вакытында кисәргә, бәйләргә, авырулардан сакларга, салкыннарда капларга, һаваның җылы температурасын сакларга кирәк. Бу шөгыль ялкаулар өчен түгел, - ди Рәшит Гарифҗанович.
Иң күп уңышны ул 2019 елда җыйган. Бу елны да җәй эссе килә, ә виноград нәкъ менә кояшта баллы була. Хәзерге вакытта виноград тәлгәшләре өлгергән генә булып күренә, ләкин аларда шикәрлелек түбән. Шуңа күрә Рәшит Гарифҗанович аларны өзәргә ашыкмый, эссе һава торышы урнашыр дип өметләнә.
"Эссе көннәрдә виноград бик тиз шикәр җыя, моның өчен хәтта бер атна вакытта та җитә. Агымдагы ел виноград өчен бик үк уңышлы булмады. Яз көне берничә көн рәттән кырау сукты аларны. Виноградның кайбер өске ботаклары, ышанычлы итеп ябылган булуга карамастан, өшеде. Шуңа күрә виноград тәлгәшләре дә өстән асылынып тормый, ә куакларның аскы өлешендә генә үсә. Уңышка тискәре йогынты ясаган икенче сәбәп - яңгырларның күп явуы. Виноградның тамырлары җиде метр тирәнлеккә кадәр китә, шуңа күрә корылык вакытында да үсемлек дым таба, аңа су сибү кирәкми диярлек.”, - ди тәҗрибәле бакчачы.
Һава торышының көйсезлегенә карамастан, Рәшит Йосыпов быел да яңа 12 сорт виноград утырткан һәм беренче уңышны алган инде. “Дамские пальчики”, “Кишмиш” сортлары – иң баллылары, ди ул.
Җылы якларда гына үсә торган виноград безнең җирлектә дә үз җимешкә әйләнде хәзер. Хатыны белән килене күп итеп виноградтан кайнатма, компот ясыйлар, йөзем киптерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев