Иске Зәйдә хәрбиләрнең тормыш иптәшләре өчен үзенчәлекле чара узды
Иске Зәй яшьләр үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кунаклар — махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарын чакырып, киндергә пумала белән рәсем төшерү буенча мастер-класс уздырдылар.
Барысы да иҗади атмосферага чумып, бу процесска аеруча дулкынланып якын килделәр. Мастер-класста катнашучылар бик күп хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алдылар. Һәркемнең кабатланмас, якты, үзенчәлекле, җылылык һәм мәхәббәт белән тулы картинасы килеп чыкты.
Бу аралашу нәзакәтле мизгелләр, тәэсирләр алмашу һәм ихлас хатирәләр белән ләззәтләнү өчен менә дигән мөмкинлек иде.
Фотолар үзәктән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев