Иске Зәйдә укучыларны паракорд беләзекләр үрергә өйрәттеләр
Беләзек махсус ысул белән нык паракорд шнурыннан эшләнә.
26 мартта Иске Зәй балалар китапханәсендә китапханәче Ольга Сергеева һәм «Продвижение» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Олеся Пукаева «исән калу» беләзекләрен үрү буенча мастер-класс үткәрделәр.
«Укучыларның язгы каникуллары бара. Каникул чорында без Ватаныбыз сагында торучыларга ярдәм итү, укучыларның ялларын файдалы итеп үткәрү максатыннан аларны паракорд браслетлар үрергә өйрәтергә булдык. Мастер-класста әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балалар да катнашты», — ди Олеся Пукаева.
Махсус ысул белән үрелгән паракорд беләзек хәрбинең кулына киелә. Аны икенче төрле «исән калу» («Браслет выживания») дип тә йөртәләр. Әлеге браслет кирәк булганда биш секунд эчендә сүтелә, өч-биш метр озынлыктагы ныклы бау барлыкка килә. Экстремаль очракларда кирәкле нәрсәгә әйләнә. Беләзекнең әһәмияте шунда, хәрби аны һәрвакыт үзе белән кулында яки карабинга беркетеп йөртә ала һәм кирәк вакытта файдалана. Солдатларның бу бауларны көчле ут астында калганда патроннарны тартып алу өчен кулланганнарын да беләбез, яраланган сугышчыларны тартып бару өчен дә кирәге чыгарга мөмкин. Ярага жгут кую өчен, хәтта каты трос буларак та кулланып була.
«Укучылар үргән беләзекләр хәрбиләребезгә ярдәм итсен һәм аларны туган якта көткәннәрен искә төшереп торсын», — ди Олеся Владимировна.
фотолар волонтерлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев