Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Зәйдә торак йорт янган

3-18 мартта район янгын күзәтчелеге бүлеге 5 чакыру алган. Шуның берсе ялган чакыру булып чыккан, икесе – электр челтәрендә кыска ялганыш, икесе – җитди янгын очрагы.

9 мартта 2 сәгать 10 минутта 88нче янгын сүндерү часте районның Керәшен Мәлемендә янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә бер шәхси хуҗалыкта мунчада ут чыккан. 

“Янгынның сәбәбе – мунча түшәменең янучан конструкцияләренең җылытылган мич торбасы өслегеннән януы”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

16 мартта 00 сәгать 43 минутта Иске Зәй бистәсенең Толстой урамында янгын чыккан. Биредә шәхси торак йорт янган.
“Утның ни сәбәпле чыгуын тикшерү-өйрәнү эшләре бара”, - ди инспекторлар.

Фото янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев