Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Зәйдә тәмәкене конфетка алыштырдылар

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләер тәмәке тартуга каршы көрәшкә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән “Тәмәкене конфетка алыштыр!” дип аталган акция уздырдылар.

Әлеге акциянең төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке тарту мәсьәләсенә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, беренче чиратта ата-аналарны тәмәке тартудан, балаларына начар үрнәк күрсәтүдән баш тартырга өндәү.

Чараны оештыручылар Иске Зәй урамнарында узып баручыларга тәмәке урынына конфет тәкъдим иттеләр. Күпләр елмаю белән бик теләп тәмәкеләрен конфетка алыштырды.

«Мондый акциядән соң сәламәт яшәү рәвешен сайлаучы аңлы кешеләр күбрәк булыр дип өметләнәбез. Кайберәүләр тәмәкенең организмга китергән зарары турында уйланырлар, бу зыянлы гадәттән арынырлар дип ышанасы килә», — ди музейның фәнни хезмәткәре Юлия Бутакова.

Фото музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев