Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске Зәйдә музейны төзекләндерәчәкләр һәм 500 агач утыртачаклар

Иске Зәйдә халык җыены узды, анда микрорайон халкы катнашты.

Район башлыгы белән очрашуга кадәр искезәйлеләр җаваплы хезмәтләр җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар. Сораулар юлларның торышына, урамнарны яктыртуга һәм су белән тәэмин итүгә кагыла. Хәл итүне таләп итә торган проблемалар игътибарга алынды.

Микрорайонда яшәүчеләр алдында 2024 елның 7 аенда башкарылган эшләр турында район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады. Ул федераль һәм республика программалары кысаларындагы зур эшләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ничек яшәве һәм эшләве, автовокзалның язмышы ничек хәл ителүе турында сөйләде. Искезәйлеләрне туган як тарихын өйрәнү музеена күптән көтелгән капиталь ремонт ясалачагы турындагы яңалык сөендерде. Ә бу көздә бистәдә 500 агач һәм куак утырту планлаштырыла.

Зәй шәһәрен төзекләндерү һәм үстерү эшләре турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова хәбәр итте.
Иске Зәйдә Ломоносов, Толстой, Макаров урамнарында, «Сельхозтехника» тукталышы каршындагы юллардагы чокырлар ремонтланган. Җәй башында Спорт, Ударная, Братская, 8 Март урамнары юллары грейдер белән тигезләнгән. «Благострой» ҖЧШ ясалма тигезсезлекләр, юл билгеләре кую, разметка сызу эшләрен башкарган, шулай ук ширкәт эшчеләр еюл кырыйларын чабалар, тукталышларны, территорияләрне тиешле тәртиптә тоталар. Микрорайонда халык мөрәҗәгате буенча Ульянов һәм Карл Маркс урамнары чатында юл билгесе куелган. Юл чатларында, тукталыш павильоннары каршында, Орджоникидзе урамында бәйрәм чаралары уздырыла торган урында юл билгеләре яңартылган.

Юлларны ремонтлау турындагы мөрәҗәгатьләр буенча 2024 елга план төзелгән. Быел Күпер урамындагы юл участогына 255 метр озынлыкта ремонт ясалачак. Гражданнардан Орджоникидзе (өлешчә, урам башыннан Күпер урамы чатына кадәр), Пролетар (Ломоносов урамы чатыннан Горький урамы чатына кадәр һәм аннан соң урам ахырына кадәр), Толстой (урам башы, Балык урамы чатына кадәр), Ульянов (урам башы, Балык урамы чатына кадәр), Ветераннар (өлешчә) урамнары юлларны ремонтлау буенча кергән мөрәҗәгатьләр киләсе периодларга эшләр планын формалаштырганда каралачак. Толстой урамында яктырту эшләре башкарылган. Күпер урамында өстәмә яктырткычлар урнаштыру мәсьәләсе юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә каралачак. Кирәк булганда өстәмә терәкләр һәм яктырткычлар куелачак.

Язгы-җәйге чорда «Горзеленхоз» ҖЧШ Иске Зәй бистәсенең пляж һәм яр буе, Кызыл мәйдан урамы мәйданчыгы, һәйкәлләр территорияләре, фельдшер-акушерлык пункты каршындагы балалар мәйданчыгы кебек җәмәгать урыннарына хезмәт күрсәтә.

Микрорайондагы оператив хәл турында участок полиция вәкаләтлесе Эдуард Әхмәтьяров сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев