Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске Зәйдә маскировка челтәрләре үрүчеләр эшчәнлекләренең ике еллыгы уңаеннан котлаулар кабул итте

5 декабрьдә Иске Зәйдә маскировка челтәрләре үрә башлауга ике ел тулды. Шул вакыт эчендә алар 646 маскировка челтәре үргәннәр.

Халыкара волонтерлар көнендә Иске Зәй яшьләр үзәгенең «Макраме» клубында «Волонтер — бу горур яңгырый» дигән котлау акциясе узды. Ватан иминлеге сагында торучы улларын, хәрбиләрне кайгыртучы игелекле йөрәкле хатын-кызлар бу уңайдан бик күп котлаулар кабул итте.

Аларны районда маскировка челтәрләре үрү башында торучы Елена Хисаметдинова, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов, хәрби зонага гуманитар ярдәм илтүче волонтер Эркин Касымов, туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре, «Мәктәп», «Продвижение» территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре Светлана Долгова, Олеся Пукаева котлап, волонтерларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.

фото волонтерлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев