Иске Зәйдә маскировка челтәре үрүчеләрне Яңа ел бәйрәме белән котладылар
Бу көннәрдә шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, Кыш Бабай һәм Кар кызы Иске Зәйдә маскировка челтәрләре үрүчеләрнең “Макраме” клубында булып, челтәр үрүчеләрне якынлашып килүче 2026 ел белән котладылар.
Шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан «Макраме» клубында шушы көннәрдә 1050нче маскировка челтәрен үрделәр.
Очрашу җылы, бәйрәм рухында узды. Волонтерлар үзләре өчен шаян Яңа ел программасын оештырдылар, ә тантаналы момент аларның хезмәтләрен рәсми рәвештә тану булды – «Макраме» клубына «Бердәм Россия» партиясенең Зәй бүлекчәсеннән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бүген Зәй һәм авыл җирлекләрендә маскировка челтәрләре үрү һәм гуманитар ярдәм җыю буенча 35тән артык цех һәм пункт эшли.
"Бәйрәм алдыннан тылда егетләребез өчен хезмәт куючыларга рәхмәт белдерү күркәм традициягә әйләнде. Без һәрвакыт сезнең тырышлыгыгызга гаҗәпләнәбез. 1050 челтәр — ул безнең егетләрнең иминлегенә зур өлеш кертә. Сезнең һәрбер эшегез, һәрбер посылкагыз - халык ярдәменең җанлы гәүдәләнеше ул. Район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов исеменнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, барыгызга да нык сәламәтлек телим, 2026 ел тынычлык китерсен!"- диде Сергей Максимов.
Яңа ел бәйрәмнәрендә дә монда эш кайнаячак, диделәр хатын-кызлар, чөнки егетләр бездән ярдәм көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев