Иске Зәйдә «Мәктәп» үзидарәсендә яшәүчеләр чүп машинасын йөртүчене бәйрәм белән котлады
«Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе машина йөртүче Андрей Смирновка эше өчен рәхмәт белдерү, Ватанны саклаучылар көне белән котлау максатында «Привет, Андрей!» акциясе оештырды.
Быелгы кышкы табигать холкын нык күрсәтте. Ул кар-бураннарга да бай булды, салкыннары белән дә сынады.
«Быел чын кыш килде, дип әйтергә яратабыз. Урамнарны берничә сәгать эчендә кар көртләре басып, машиналар уза алмаслык та булды. Чүп җыю машиналары урамнарга керә алмаганлыктан, берничә мәртәбә графиктан да чыгарга туры килде. Мондый вакытта бер-береңне аңлау таләп ителә. Иске Зәйдә „Мәктәп“ территориаль иҗтимагый үзидарәсенә караган 12 урамда яшәүчеләр бу яктан аңлашып яшиләр», — ди үзидарә рәисе Светлана Долгова.
Андрей Смирнов машина йөртүче булып эшли. Әлеге территорияләрдәге чүпне ул җыеп китә. Аның эш сәгате иртәнге сәгать 2-3тә башлана. Шәһәрдән, Иске Зәй бистәсеннән, тагын әле авыллардан да чүпне ул җыя.
«Ул безгә атнага биш мәртәбә килә. Күбесенчә бу кичке рейслар. Һәм аннан Андрей Смирнов полигонга чүпне бушатыр өчен юл тота. Күп машина йөртүчеләр мондый графикка түзә алмый», — ди Светлана Ивановна.
Һәм машина йөртүчегә эше өчен рәхмәт белдерү, аңа теләктәшлек итү, Ватанны саклаучылар көне белән котлау максатында Светлана Долгова «Мәктәп» үзидарәсендә «Привет, Андрей!» акциясе оештыру идеясе белән чыга. Ул акциягә кушылырга теләгән һәркем чүп машинасын йөртүчегә рәхмәт әйтеп, шоколад яки конфет бирә ала дип белдерә. Әмма Ульянов урамында яшәүче Светлана исемле ханым акча җыеп, бүләк алу идеясе белән чыга. Бер тәүлек дигәндә үзидарә территориясендә яшәүчеләрдән 4 мең сум акча җыела.
«Безнең акциягә Толстой урамында яшәүчеләр дә кушылды. Социаль челтәрдә нинди бүләк алырга дигән сорауга һәркем үз тәкъдимен язды. 22 февраль кичендә чүп машинасы тавышын ишетүгә, Бакча урамында машина йөртүчене котларга җыелдык. Андрей Смирновтан машинадан төшүен үтенеп, Ватанны саклаучылар көне белән котладык һәм бер кибеткә сертификат тапшырдык. Машина йөртүчебез мондый көтелмәгән бүләктән аптырап калды. Ләкин аның безнең янда туктап торырга вакыты күп булмады, рәхмәтен әйтеп, юлга кузгалды. Акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм», — ди Светлана Долгова.
Фотолар «Мәктәп» үзидарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев