Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске Зәйдә искечә Яңа ел уңаеннан үзенчәлекле чара үтте

Иске Зәйнең «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова Клуб урамында «Исәнме, иске Яңа ел» акциясе үткәрде.

Урамнан үтеп баручыларга мәктәп бакчасы янындагы чыршыны бизәргә тәкъдим ителде. Олы яшьтәге кешеләр бик зур канәгатьлек һәм кызыксыну белән бу эшкә алындылар. 

«Бәйрәмне тагын да кызыклырак итү өчен акциядә катнашучылар Яңа ел турында шигырь сөйләргә яки бер куплет җыр башкарырга да тиеш булды. Әлбәттә, аларны татлы күчтәнәчләр көтте. Бизәлгән чыршы урамны тагын да күркәмләндерде», — ди Светлана Долгова.

Иске Яңа ел безгә балачакны искә төшерергә һәм якты хисләр тоярга мөмкинлек бирә. Әлеге чара Клуб урамыннан узып баручыларга уңай кәеф бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев