Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Зәйдә яшьләр белән патриотик темага әңгәмә уздырдылар

Иске Зәй яшьләр үзәгендә 1нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән патриотик әңгәмә узды.

Әңгәмә тормышта патриотизмның әһәмияте, яшьләрнең үзенчәлеген формалаштыруда аның роле турында барды. Укучылар илебез тарихына һәм бүгенге көндә очраша торган актуаль мәсьәләләргә үз карашлары белән уртаклаштылар.

«Яшьләрне казанышларга илһамландыручы тарихи һәм бүгенге заман геройлары турында фикер алыштык. Балалар үзләренең хыяллары һәм планнары, җәмгыять үсешенә үз өлешләрен ничек кертә алулары турында сөйләштеләр. Очрашу „Часы для веры“ фильмын карау белән тәмамланды, фильм буыннар хәтере, үткәнгә хөрмәт һәм мәхәббәт турында. Бу — ике кыз тарихы. Берсе — безнең заманда, икенчесе Бөек Ватан сугышы елларында яши. Аларның язмышларын Бөек Новгород янында билгесез күмелгән солдатның урынында табылган медальон бәйләгән», — ди чараны оештыручылар.

Фотолар яшьләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев