Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Зәйдә яшәүче Флера әби 95 яшендә дә тәмледән тәмле пироглар пешерә

Иске Зәйдә яшәүче тыл хезмәтчәне Флера Фәрхетдинова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

95 яшендә дә Флера Шамил кызы бик көр күңелле, аралашучан. Тумышы белән Лениногорск районының Иске Иштерәк авылыннан ул. Сугыш башланганда аңа нибары 10 яшь кенә була. Күп нәрсә аның өлешенә төшә:  башкалар белән бергә сугыштан соңгы авырлыкларны да күтәрергә туры килә. Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы, пионервожатый булып эшләгән. Әлмәттә җылыту котельныенда, көнкүреш товарлары складларында да хезмәт куярга туры килгән. Пенсиягә чыккач, Флера апа Зәйгә күченеп килә. Мин лаеклы ялда дип кул кушырып утырмый, ишегалды җыештыручы булып эшкә урнаша. Ул аш-суга бик оста. Әле 95 яшендә дә тәмледән тәмле пироглар пешереп сыйлый балалары, оныкларын. Керен дә үзе юа, өен дә җыештыра. 

Тыл хезмәтчәне Иске Зәйдә улы Марсель  белән яши. Шушы ак йөзле, чандыр гәүдәле Флера әбинең күңеленә бары да сыйган. Аны туганнары, күршеләре яраталар һәм хөрмәт итәләр. Һәм 95 яшен тутырган көнне күпләр  котларга ашыкты.

Юбиляр үзен котларга килгән хөрмәтле кунаклар – Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, автоклуб хезмәткәрләрен якты йөз белән каршы алды. Петр Сергеевич Флера апага  Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасын, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырды. 

Флера апа автоклуб артистларына кушылып җырлап та утырды, биеп тә алды.

-Флера апа 95 яшен тутырса да, зирәк акылы, зиһене белән сокландырды. Һәр җырның сүзләрен башыннан ахырына кадәр белә. Бүгенге көндә 4 баласы, 9 оныгы, 16 оныкчыгына сөенеп яши. Тормышны, кешеләрне яраткан ветеран  башкаларга шатлык өләшеп яши, - ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.

Фотолар автоклубтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев