Иске Зәйдә яңа территориаль иҗтимагый үзидарәләр барлыкка килде
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Иске Зәйдә “Продвижение” һәм “Маяк” территориаль иҗтимагый үзидарәләре эшли башлады.
“Продвижение” үзидарәсенең рәисе итеп Олеся Пукаева сайланды. Олесяга 33 яшь. Ул - Иске Зәй кызы. Шуңа күрә бистәдә яшәүчеләренң бик күбесен белә. Бик актив, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
"Продвижение" үзидарәсе Карл Маркс, 8 Март, Ломоносов, Газинур, Ирек, Горький, Ларионов, Орджоникидзе (82 – 138нче йортлар), Совет (66 – 160нчы йортлар), МТС, Механизаторлар, Спорт, Братская, Ударная урамнарында яшәүчеләрне колачлый.
-Территориаль иҗтимагый үзидарәләргә нигездә җәмәгать тәртибен кайгырту, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә булышу, төзекләндерү, территорияләрнең чисталыгына-пөхтәлегенә ирешү кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнергә туры килә. Халык белән аралашу уңайлы булсын өчен ватсапта һәм Вконтакте челтәрендә үз төркемнәребезне булдырдык. Яңалыкларны, мәсәлән, ут, су бетеп тору, чүп машинасы килү, бистәдә узучы мәдәни һәм спорт чаралары һәм башка шундый хәбәрләрне әлеге төркемнәрдә җиткереп торабыз. Алда әле күп эшләр башкарасы бар. Үзидарәбездәге битараф булмаган кешеләр ярдәме белән үз көнкүрешебезнең культурасын барыбыз бергә күтәрербез, шәһәрнең һәр урамын чиста, матур, уңайлы итәрбез дип өметләнәбез, - ди Олеся Владимировна.
Кешеләр борчыган сораулары белән территориаль иҗтимагый үзидарәләргә мөрәҗәгать итә, ә алар халыкның гозерен хәл итүдә тиешле оешма, органнар белән эшли. Шулай ук районда игълан ителгән Батырлык һәм бердәмлек елы кысаларында зур эш алып баралар.
-Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның юбилей датасы уңаеннан үзебезнең үзидарә территориясендә яшәүче әфганчыларны өйләренә барып котладык. Николай Зверев хәрби хезмәтен Әфганстанда үткән. Зверевлар - территориаль иҗтимагый үзидарәсендә яшәүче үрнәк, матур гаилә. Алар бистә тормышында актив катнашалар. Тормыш иптәше Римма ФАПта шәфкать туташы булып эшли, Николай үзе Чаллыдагы заводка йөреп хезмәт куя. Бу матур гаиләдә ике тырыш ул үсте. Очрашуда Николай Петрович Әфганстанда үткән хезмәт еллары турында хатирәләрен барлады, - ди Олеся Пукаева.
Алда - Ватанны саклаучылар көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан уллары махсус хәрби операциядә катнашучы, үзләре дә лаеклы армия мәктәбе үткән ир-атларны котлаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев