Иске Зәйдә экстремизм һәм террорчылыкка каршы торуга багышланган чара узды
Иске Зәйнең яшьләр үзәге белгечләре үзәккә йөрүче яшүсмерләр белән экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы тору, толерантлык, үзара хөрмәт һәм куркынычсызлык темаларына мәгълүмат сәгате оештырдылар.
Очрашу кысаларында яшьләр тематик видеоролик карадылар. Аннан видеоролик буенча ачык диалог форматында фикер алыштылар; белем дәрәҗәсен ачыклау өчен анкета үттеләр.
“Очрашуның төп нәтиҗәсе гади һәм мөһим: нинди дин яки милләттән булуга карамастан, иң мөһиме – кешелекле булып калу, бер-береңне хөрмәт итү. Без тынычлыкта яшәргә, тынычлыкның кадерен белергә һәм агрессиянең һәр төрле күренешенә каршы торырга өйрәнергә тиеш”, - ди очрашуны оештыручылар.
Фотолар үзәктән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев