Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске Зәйдә бер гаилә хәрби операциядәге улларына “УАЗ” машинасы җибәрде

Иске Зәйдә яшәүче Малафеевлар гаиләсе мобилизациягә алынган улларына һәм аның хәрби иптәшләренә “УАЗ” (буханка) машинасы һәм гуманитар ярдәм озаттылар.

Зәйдән өч машина төялгән махсус машина хәрби операция зонасына юл тотты. Зәйдән китүче машина янында тагын ике транспорт урын алган иде. Алары Түбән Кама белән Алабуга егетләренә.
Алексей һәм Нина Малафеевлар уллары белән элемтәдә торалар.

–Улыбыз белән телефон аша сөйләшеп торабыз. Аның турыда уйламаган сәгатебез-көнебез юк инде. Егетләрнең барысының да сау-сәламәт туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез. Бу машина аларга хәрби тормышта бик кирәк булуын аңлыйбыз. Безгә ярдәм иткән һәр кешегә, туганнарга, дусларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, - ди алар.

Махсус хәрби операциядә “Арслан” позывное белән илебез сагында торучы улларына машина кирәк булуын белгәч тә, Малафеевларның кече уллары Иван транспорт эзләргә керешкән. “УАЗ” машинасын сатып алып, аны Иван дуслары белән бергә ремонтлаганнар, буяганнар, хәрби тормышта егетләребез өчен ышанычлы булсын өчен модернизацияләгәннәр. Аннан әйләнә-тирәдә бик сизелеп әллә каян күренеп тормасын өчен буяганнар. Хәрби егетләребезгә теләктәшлек күрсәтеп, “Дөреслектә - көч!” “V” (“Җиңү  өчен") дигән язулар белән дә машинаны бизәгәннәр.

-Әлеге машина уңайлы, ышанычлы, пуля керми торган. Нәкъ менә шундый машинаны эзләдек тә. Юлга зур дулкынлану белән кузгалабыз. Анда безнең егетләр, олы абыем. Ул минем кечкенәдән яклаучым-саклаучым булды. Менә минем аңа ярдәм итәр вакытым җитте. Мин аңа булыша алганыма бик шат. Күрешү мизгелләрен түземсезлек белән көтәм, - ди Иван.
Шулай ук машинага хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм дә тутырылган.

1нче мәктәп укучылары хатлар язганнар, рәсемнәр төшереп җибәргәннәр. Иске Зәйнең уңган апалары пешергән печенье, кискән токмачлар да, хатын-кызларыбыз үргән маскировкалау челтәрләре дә урын алган иде.

Транспортларны махсус хәрби операция зонасына тәҗрибәле йөртүче Михаил Иванов илтә.
Әти-әни юлга кузгалучы егетләрнең, улларының исән-сау кайтуларын, аларга сәламнәр җиткерүләрен теләп озатып калды. Шулай ук машинаны озатырга "Сугышчан бердәмлек" иҗтимагый хәрәкәтенең Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков та килгән иде, ул егетләргә үзенең киңәшләрен бирде. 
Хәерле, имин юллар сезгә!

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев