Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Зәйдә балалар “әкият сукмаклары”ннан атлады

6 июньдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көненә багышланган “Әкият юллары буйлап” дип аталган күңел ачу программасы узды.

Иске Зәйдә балалар “әкият сумаклары”ннан атлады. Фотолар музейдан

«Балачак шәһәре» мәктәп яны лагереның 4нче отряды балалары Пушкин әкиятләреннән персонажларны атадылар. Пушкинның иң танылган әсәрләрен искә төшерделәр. Беренчелеккә «Руслан һәм Людмила» поэмасы чыкты.

«Пушкин әсәрләрендә күп кенә предметлар кулланыла һәм программаның икенче өлешендә персонажларны телеграмма аша яки предмет буенча танырга кирәк булды. Балалар биремнәрне тиз үтәделәр һәм бөек шагыйрьнең иҗаты бәяләп бетергесез икәнен аңладылар», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев