Иске Зәй мәдәният йорты хезмәткәрләре hәм үзешчәннәре Сарман районының Ләке авылы халкына музыкаль кичә бүләк иттеләр
Матур җырлар, дәртле биюләр, фольклор ансамбльләр чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
Концерт программасын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәлия Гатина алып барды.
Ике сәгатьлек музыкаль тамаша бер сулышта узды.
Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан зәйлеләргә Сарманнан бәйрәм сәламнәре юллыйбыз, иҗади уңышлар телибез hәм кабат матур очрашулар көтеп калабыз.
Сарман газетасы редакторы Альбина Сабирова
Фотолар шщхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев