Иске Зәй яшьләр үзәгендә хәрбиләргә брелок-талисманнар ясыйлар
Иске Зәй яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр мөһим һәм игелекле эшкә керештеләр. Алар үз куллары белән махсус хәрби операция зонасында булган сугышчылар өчен брелок-талисманнар ясыйлар.
Балалар кечкенә такталарга “Җиңү өчен!”, “Рәхмәт, солдат!”, “Мин горурланам” дигән язуларны яндырып ясыйлар.
“Һәр такта, һәр бизәк Ватаныбызны саклаучыларга рәхмәт белдереп чын күңелдән ясала. Без ышанабыз, мондый ярдәм алгы сызыктагы егетләрне җылытыр һәм аларга өйдә аларны көтүләрен һәм яратуларын искә төшерер”, - ди яшьләр үзәге белгечләре.
Фотолар яшьләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев