Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске Зәй яшьләр үзәгендә кызыклы чара үтте

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча эшчәнлеген дәвам итә.

Әлеге эш авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондыннан алынган грант ярдәмендә ашырыла.

26 ноябрьдә Иске Зәй яшьләр үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы балалар һәм аларның әниләре өчен быел Гаилә елына багышлап гаилә кыйммәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән уен чарасы әзерләделәр.

«Балалар „Беренчеләр хәрәкәте“ гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәте катнашучылары белән берлектә тренд җырларын белүгә багышланган музыкаль квизда катнаштылар. Анда беренче ноталар һәм клип өзекләре буенча җырларны танырга тиеш булдылар. Ә „Эмодзи“ биреме иң катлаулы һәм иң күңелле рубрикаларның берсе булып чыкты. Мастер-класста „Карабүрек“ картинасын ясадылар», — ди социаль хезмәткәрләр.

Фотолар «Радость» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев