Иске Зәй яшьләр үзәгендә күп балалы гаиләләр өчен мастер-класс узды
Иске Зәй яшьләр үзәгенең иҗат остаханәсендә бистәдә яшәүче күп балалы гаиләләр өчен Яңа ел алды мастер-классы оештырылды.
Яңа ел алды көннәре — иҗат өчен кулай вакыт. Төрле материаллардан үз кулларың белән ясалган уенчыклар кабатланмас һәм үзенчәлекле күренә.
Гаилә елында Россиядә яңа дата — күп балалы гаилә көне барлыкка килде: ул 21 декабрьдә билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан мастер-класста бистәнең күп балалы гаиләләре катнашты. Алар Раштуа бизәкләре ясады.
Фотолар яшьләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев