Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске Зәй яшьләр үзәгенә йөрүче балалар якыннарына Яңа ел бүләге ясадылар

Тиздән иң тылсымлы, могҗизалы бәйрәм — Яңа ел җитә. Бу көннәрдә күпләр хәлдән таеп бүләк эзли, бүләк сайлыйдыр, мөгаен.

Ә менә Иске Зәй яшьләр үзәгенә йөрүче балалар якыннары өчен үз куллары белән бүләк ясадылар. Иң мөһиме — бүләкнең зурлыгы түгел, ә аның ихластан эшләнүе һәм файдалы булуы.

Малайлар остазлары Юрий Некорыстнов җитәкчелегендә иҗади остаханәдә агачтан чыршылар ясадылар. Бүләкләр бик матур килеп чыкты. Хәзер алар үз куллары белән ясалган бүләкләре белән иң якын кешеләрне сөендерәчәк.

Фотолар яшьләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев