Иске Зәй яшьләр үзәгенә 85 яшьлек әби дә зарядка ясарга йөри
Иске Зәй яшьләр үзәгендә «Макраме» клубы активистлары — маскировка челтәрләре үрергә йөрүче апалар физкультура белән шөгыльләнәләр.
Алар өчен зарядканы туризм буенча тренер, чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча СССРның спорт мастеры Виктор Китов оештыра.
Виктор Артемовичның үзенә дә 82 яшь. Ул көчле рухлы һәм физик чыдамлыгы белән аерылып тора һәм башкаларга да уңай энергия бирә. Махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрүче бу игелекле апалар хәрбиләргә дә ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Челтәр үреп утыручыларга зарядка бик тә кирәк, арыган тәннәре языла. Зарядка ясарга да әллә кая йөрисе юк, күршедәге спорт залга гына чыгасы.
Виктор Артемович алар өчен төрле күнегүләр үткәрү методикасын сайлаган.
— Без Иске Зәйдә яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырабыз. Зарядканы төрле яшьтәгеләр өчен оештырырга була. Күнегүләр системасы яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә. Дәресләр атнага ике тапкыр — сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә оештырыла. 45 минут зарядка ясау яхшы кәеф, физик активлык бирә, — ди Виктор Китов.
Моннан тыш, физик күнегүләр ясарга йөрүчеләр белән Зәй тарихы, массаж техникасы турында да сөйләшүләр алып бара ул.
85 яшьлек Валентина Власова да бирегә бик теләп йөри.
— Мин элек зарядканы өйдә ясый идем. Саф һавада йөрергә тырышам. Әлеге төркемгә күптән түгел генә кушылдым. Бик теләп зарядка ясарга йөрим, — ди Валентина әби.
«Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова үзидарә биләмәсендә яшәүчеләрне актив тормыш рәвеше алып барырга тартырга тырыша. Бистә халкы тулы канлы тормыш белән яшәсен өчен бик күп игелекле эшләрне башлап йөри ул.
— Мин шулай актив тормыш алып баручыларга сөенәм. Бу хатын-кызларыбыз барысын да булдыра, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәләр, күңелләре белән дә яшь алар, башкаларны да үзләре артыннан игелекле эшләргә тарталар, — ди Светлана Ивановна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев