Иске Зәй бистәсендә Донбасс балаларын искә алдылар
27 июль Россиядә Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне дип игълан ителде.
Шул уңайдан Иске Зәй бистәсендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында «Донбасс фәрештәләре» хәтер акциясе үтте.
Бу истәлекле көн Донецк Халык Республикасы Башлыгы Денис Пушилин указы белән Украина неонацистларының кансыз гамәлләре нәтиҗәсендә һәлак булган балалар һәм үсмерләр турында истәлекне мәңгеләштерү өчен булдырылган.

Нәкъ 2014 елның 27 июлендә Украинаның кораллы көчләре тарафыннан Горловка урамына «Град» корылмаларыннан ут ачу вакытында яшь әни Кристина Жук һәм аның 10 айлык кызы һәлак булалар. Шул көнне, Донецк канлы якшәмбесендә, 22 кеше һәлак була, шуларның дүртесе — балалар.
“Һәйкәл янында Александр Розенбаумның ”Стрекоза” җыры яңгырагач, күпләр күз яшьләрен тыя алмады: җырның сүзләре кире кайтарып булмаслык югалтуның бөтен авырлыгын чагылдырды. Акциядә катнашучылар, һәлак булган балаларның фотосурәтләре төшерелгән коллаж алдында башларын иеп, сүзсез генә чәчәкләр салдылар”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Акциядән соң музей янында Донецк Халык Республикасында һәлак булган балаларның фотосурәтләре белән коллаж урнаштырылды. Бу якты йөзләргә карап, күз яшьләре үзеннән-үзе тама…

Донбасс балаларын искә алырга «Макраме» клубында маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар, шулай ук бистәдә яшәүчеләр килде. Бу балаларның якты йөзләренә карап, битараф калу мөмкин түгел. Алар укырга, гашыйк булырга, хыялланырга һәм үз киләчәген төзергә тиеш иде, ләкин фотосурәтләрдә генә калганнар.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев