Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Зәй активистлары балалар мәйданчыгын төзекләндерделәр

Санитар икеайлык кысаларында Иске Зәй бистәсе халкы иҗтимагый инициативаның матур үрнәген күрсәтте.

 

Балалар мәйданчыгы - ул кечкенә, ләкин бик мөһим дөнья. Балалар аралашырга, уйнарга һәм әйләнә-тирә мохитне танып белергә өйрәнә торган урын. Һәм бу пространствоның никадәр куркынычсыз һәм каралган булуына безнең сабыйларның кәефе һәм сәламәтлеге бәйле.

Зәйдә көзге санитар-экологик икеайлык бара. Бу көннәрдә “Мәктәп” һәм “Продвижение” территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре Светлана Долгова һәм Олеся Пукаева бистәдәге балалар уен зоналарының берсен җыештыруга чыктылар.

Ләкин өмә чүп җыю белән генә чикләнмәде. Спорт җиһазлары да тәртипкә китерелде. Активистлар көче белән баскетбол кәрзине ремонтланды, ул яңадан яшь спортчыларны кабул итәргә әзер.

Фотолар үзидарәләрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев