Иске Тәкмәктә уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әти-әниләр тавыш бирде
Иске Тәкмәк авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында өч авыл – Иске һәм Яңа Тәкмәк, Бүре-Сарай авыллары халкы тавыш бирә.
-Сайлауларга беренче булып Николай Хрулев һәм Евгений Затанин килде. Сайлауга килүчеләрне чәй, коймак белән сыйлыйбыз. Тамара Хохлушина - авылның өлкән кешесе. Аңа 86 яшь, аны өенә барып сайлатачакбыз, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Мария Михеева.

Сергей Столбов Иске Тәкмәктә яши. Аның улы махсус хәрби операциядә.
“Улым Иван махсус хәрби операциягә мобилизациянең беренче көннәрендә үк китте. Хәрби зонада “Брат” позывноен йөртә. Ике тапкыр отпускага кайтты. Хәзер аннан хәбәр юк. Сайлауларга ил-көннәребез тыныч булсын иде дип теләп, гражданлык бурычын үтәргә килдем”, - диде ул.

Ольга белән Вячеслав Пыжьяновларның уллары Игорь махсус хәрби операциядә катнашкан. Яралану сәбәпле, хәзер ул хәрби хезмәттән азат ителгән.
-Бүген Татарстаныбызның киләчәге өчен үз тавышыбызны бирергә килдек. Бәрелешләр тәмамлансын иде тизрәк, күптән көтелгән җиңү килсен иде дип телибез. Илебездә тотрыклылык булсын, - ди Пыжьяновлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев