Иске Тәкмәк халкы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыйды
Искетәкмәклеләр махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җыю буенча акция уздырды.
“Безнең авылдан да Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез күп. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан аларга туган яктан күчтәнәчләр җибәрергә булдык. Авылдашларыбызга әлеге игелекле эшкә көчләреннән килгәнчә өлеш кертүләрен сорап мөрәҗәгать иттек”, - ди китапханәче Валентина Киселева.
Авыл халкы хәрбиләргә акчалата ярдәм итеп, бу средстволарга сугышчылар өчен кирәкле әйберләр алынган. Боларның барысын да махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен исемле посылкаларга тутырганнар.

“Безнең кечкенә генә ярдәмебез хәрбиләргә авыр вакытларда аларны туган якларда көтүләрен, терәк булуыбызны аңларга ярдәм итсен”, - ди Валентина Киселева.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев